18 апрель 2019 яңалыклары
-
Нурлатлылар “Георгий тасмасы” акциясенә кушылдылар
“Мин ветеран янына барам” девизы астында Бөтенроссия “Георгий тасмасы” акциясе башланып китте. Аңа нурлатлылар да кушылды.
-
Нурлатта “Тигез мөмкинлекләр җәмгыяте” темасына түгәрәк өстәл үтте
Шул көннәрдә “Гармония” үзәге “Грани” мәдәни-ял үзәгендә “Тигез мөмкинлекләр җәмгыяте” темасына түгәрәк өстәл оештырды.
-
Нурлатта булачак солдатларны хөрмәтләделәр
Бүген Халыклар дуслыгы йортында быел армиягә чакырылачак егетләр һәм аларның әти-әниләре өчен Армиягә чакырылучылар көне узды.
-
Нурлатлылар “Ак калфак” татар хатын-кызлары корылтаенда катнашалар
Бу көннәрдә “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Нурлат җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәүзия Мөхәммәтова оешманың өченче корылтаенда катнаша.
-
Нурлатлылар Волгоград өлкәсенә киттеләр
Бүген “Әфганстан һәм башка локаль конфликтлар сугыш инвалидларының Татарстан Республикасы оешмасы Нурлат бүлеге” иҗтимагый оешмасы әгъзалары Волгоград өлкәсенә эзләнү экспедициясенә киттеләр.
-
Нурлатлылар “РФның иң яхшы җитәкчеләре” конкурсында җиңү яуладылар
“РФның иң яхшы җитәкчеләре” бәйгесенә йомгак ясалды. Конкурс җиңүчеләре арасында Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәге директоры Лилия Шакирова да бар.
-
“Мин ветеран янына барам” акциясе кысаларында чаралар дәвам итә
Кичә Нурлатның яшьгвардиячеләре “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Петрович Лебедев янында булып, аңа Георгий тасмасы тапшырдылар.
-
Рөстәм Миңнехановка Уфада Салават Юлаев ордены тапшырылды
Бүләкләү тантанасы Башкортстан Башлыгы хакимияте бинасында узды.
-
Нурлат районында туганнарны музыка бәйләде
Ерепкинодан “Туганнар” гаилә ансамбле иҗади эшчәнлегенә бер ел тулуын музыкаль конкурста җиңү белән билгеләп үтә.
-
Пенсияләр пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алып индексацияләнәчәк
2019 елның 1 апреленнән №49-ФЗ Федераль закон нигезендә пенсияләргә социаль өстәмәләр билгеләү механизмы үзгәрә
-
Быел Татарстанда узган елдан дүрт тапкырга күбрәк – 28 яңа балалар бакчасы төзеләчәк
Соңгы тугыз елда республикада 200дән артык мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылган.
-
Уфада рәсми рәвештә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды
Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләре беренче булып Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.